26 гыйнвардан 15 февральгә кадәр 11-17 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентларга «Артек» Халыкара балалар үзәгендә «Мөһим сөйләшүләр» өстәмә гомумүстерү программасында катнашу өчен конкурс сайлап алу уза алалар. Гаризаларны рәсми сайтта кабул итәләр. Смена 2026 елның 10 апреленнән 1 маена кадәр узачак.
“Артеке”тагы программада катнашучылар “Журнал”, “Кино”, “Анимация”, “Уеннар” кебек дүрт юнәлешнең берсен сайлап ала алачак.
Катнашу өчен гариза тутырырга, видеовизитка ясарга һәм «Үз героең турында сөйлә» дигән иҗади бирем үтәргә кирәк. Конкурста сайлап алу нәтиҗәләре 2026 елның 23 февралендә конкурсның рәсми сайтында басылачак.