«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк этабы финалы Татарстан Республикасында 2026 елның 8 февралендә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 7 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә узачак.
Яшь спортчылар өчен бу ярышлар эре рәсми турнирда чыгыш ясауның яхшы тәҗрибәсе. Төбәк этабы финалы - ул характерны, команда уйнавын һәм санаулы секундларда карарлар кабул итә белүне тикшерү, шулай ук укучыларның спорт һәм шәхси үсешендә мөһим адым.
Төбәк этабының финал матчларында Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов булачак.
Җиңүчеләр Чемпионатта катнашуларын һәм проектның суперфиналына чыгу өчен көрәшүләрен дәвам итәчәк, ә барлык катнашучылар алга таба үсеш өчен тәҗрибә һәм мотивация алачак.