Татарстанда 5-11 сыйныфларда белем алучы 200 укучы «Физик-химик алгарыш» проекты кысаларында акчалата грантлар алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.
Грантлар физика, химия һәм биология фәннәрен актив һәм нәтиҗәле өйрәнүче мәктәп укучылары өчен каралган. Грантлар барлыгы өч категориядә биреләчәк:
50 укучы- 5-6 сыйныфларда , 30 укучы - 7 нче сыйныфта һәм 120 укучы - 8-11 сыйныфларда. Бер тапкыр түләнә торган акча күләме 69 мең сум тәшкил итә.