22 һәм 23 гыйнварда «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында «Россиянең ел укытучысы - 2026» бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Анда Татарстан Республикасының ун районыннан укытучылар катнашты.
Конкурсны тантаналы ачуда Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон катнашты.
Беренче көнне Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары укытучылары ярышты. Алар физика, математика, инглиз теле һәм әйләнә-тирә дөнья буенча ачык дәресләр үткәрде, шулай ук "Педагогик интервью" сынаулары уздылар. Икенче көнне эстафетаны Әгерҗе, Кукмара, Балтач, Түбән Кама һәм Чистай районнары конкурсантлары алды, алар әдәбият, музыка, информатика, биология һәм физкультура дәресләрен бирделәр.