Сарман көллияте директорларын лаеклы ялга озаттылар

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Сарман аграр көллиятенең алыштыргысыз җитәкче, директоры Зөбәер Әһлетдиновны лаеклы ялга  озаттылар.

Тантана Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның районга эш сәфәре кысаларында узды, аны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.

Зөбәер Зәйнетдин улы «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «РСФСРның һөнәри-техник белеме отличнигы». Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте Сарман районы Советының, профильле министрлыкларның Мактау грамоталары һәм ТР  Рәисенең  Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Сарман аграр көллиятенең яңа җитәкчесе итеп Илфат Нигъмәтуллин билгеләнде. Ул 2001 елдан бирле биредә укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International