Татарстан Республикасында 384 200 дән артык «Пушкин картасы» иясе исәпләнә

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2025 ел ахырына Татарстан Республикасында «Гаилә» илкүләм  проектының «Пушкин картасы» программасында катнашучы 384 226 кеше теркәлгән, бу 2024 ел күрсәткечләреннән 19,7 %ка күбрәк.

 Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының  рейтингтагы статистик мәгълүматлары буенча чыгарган карталар саны буенча Татарстан Республикасы Россиянең барлык төбәкләре арасында 4 нче урында. Катнашучылар өлеше буенча республика Россия субъектлары арасында 2 нче урында.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре тарафыннан 469 342,3 мең сумлык 974 мең билет сатылган. Финанслауның гомуми күләме буенча Татарстан Республикасы  Россия төбәкләре арасында 3 урында.

Ел дәвамында  программа кысаларында   күргәзмәләр, мастер-класслар, концерт-спектакльләр һәм башка чаралар үткәрелә. Ай саен эксперт советы тарафыннан 1 100 дән артык чара карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International