Рифкать Миңнеханов «Перспектива» номинациясендә «Ел инновациясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Бүләкләү тантанасы 26 гыйнварда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

Фән һәм технологияләр Уньеллыгы кысаларында үткәрелә торган «Ел инновациясе» конкурсы фәнни-технологик проектларга һәм төбәк икътисадына кертү мөмкинлеге  булган әзер карарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

2025 елда конкурста катнашучылар 228 гариза биргән, шул исәптән "Перспектива" мәктәп укучылары өчен номинациягә 75 е.

Конкурсны оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, ТР Инвестиция-венчур фонды.

Җиңүчеләрнең проектлары турында тулырак мәгълүмат: https://ivf.tatarstan.ru/index.htm/news/2487860.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International