Финанс белеме буенча онлайн-дәресләрнең язгы сессиясе 28 гыйнварда башлана

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Өлкән сыйныф укучыларына профориентация блогы файдалы булачак, аны Россия югары уку йортлары укытучылары үткәрәчәк.

Расписаниедә 29 финанс белеме темасы буенча 700 эфир бар. Анда бөтен илдән 250 финанс эксперты катнаша: Россия Банкы һәм Мәскәү Биржасы хезмәткәрләре, коммерция банклары һәм иминият оешмалары вәкилләре.

Онлайн-дәресләргә бушлай бөтен сыйныф белән яки индивидуаль рәвештә дә кушылырга мөмкин. Язгы сессия 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International