Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов, Һади Атласи исемендәге татар мәдәниятенә ярдәм итү һәм үстерү иҗтимагый фонды директоры Алсу Мөхәммәтдинова катнашты.
Кунаклар билингваль белем бирү мохитен формалаштыруда төп рольне уйнаучы берничә объектта - Карабашның 2 нче мәктәбендә, «Әкият» 28 нче балалар бакчасында, Татар мәдәнияте үзәгендә, Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә булдылар.