2025 елда Казанның 2 меңнән артык укучысы «Вторая жизнь пластика» экодәресендә булган

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Казанның  2 меңнән артык укучысы 2025 елда СИБУРның «Пластикның икенче тормышы»  интерактив экодәресләрендә катнашты. Дәресләр бөтенроссия экоагарту программасы кысаларында узды, ул балаларда калдыкларны эшкәртүгә аңлы мөнәсәбәт булдыруга һәм ресурслардан нәтиҗәле файдалануга юнәлдерелгән.

Экодәресләр Татарстан башкаласы мәктәпләрендә һәм «Твои зеленые привычки» фестивале кысаларында төрле шәһәр мәйданчыкларында һәм  Казан экопавильонында үткәрелде. Дәрес форматы укучыларны калдыкларны аерым җыю, пластикны эшкәртү һәм кулланганда җавыплы булуны өйрәнүне  күздә тота.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International