РФАсе академигы Игорь Тарчевскийга 95 яшьлеге уңаеннан Татарстаннан "ТР алдындагы казанышлары өчен" ордены медален ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Игорь Анатольевич актив галим, Казан биохимия һәм биофизика институтының «РФА Казан фәнни үзәге»нең баш фәнни хезмәткәре булып эшли.
Тарчевский - Казан фәнни күзәнәк сигнализациясе мәктәбенә нигез салучы. Ярты гасырдан артык гомерен ул үсемлекләрнең физиологиясе һәм биохимия проблемаларын тикшерүгә багышлады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча