Кичә "Вместе" үзәгендә "Крылья" инклюзив үзәгенә йөрүчеләр менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләр чыгыш ясады. Балалар «Сонник А6» авторлык әсәрләрен халык алдында укыдылар.
"Добрая Казань" АНОда хәбәр итүләренчә, алты ай дәвамында яшүсмерләр театр лабораториясендә сторителлинг буенча шөгыльләнгәннәр. Балаларга яңа юнәлешне үзләштерергә сәнгать җитәкчесе Дарья Гускова ярдәм итә.
Дәресләрнең нәтиҗәсе: 6 әсәр - биш пьеса һәм бер хикәя. Аларның авторлары - менталь үзенчәлекле яшүсмерләр: Дамир Гыйләҗетдинов, Ислам Хәйретдинов, Роман Лобкарев, Тана Нафигова, Рәис Әхмәтов, Игорь Уткин.
Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча