Татарстанда 28 гыйнварда, «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы кысаларында «Пилотсыз авиация системаларына каршы тору» компетенциясе буенча ярышларның практик өлеше старт алды. Чара Мирный бистәсендәге «Динамо» спорт үзәге базасында уза.
Бу юнәлештә иң яхшылар исеме өчен КНИТУ-КАИ техник көллияте һәм Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары көрәшә. Катнашучыларга пилотсыз очкычларга каршы стационар һәм портатив системалар белән эшләү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак.
Ярышлар иртәгә, 29 гыйнварда дәвам итәчәк, конкурсантларга БПЛА һөҗүменнән саклану системасын проектларга кирәк булачак.