Татарстанда БДИ-2026 га әзерлек кысаларында бөтенроссия күнегүләр чарасы узды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 2026 елның 28 гыйнварында, бердәм дәүләт имтиханын үткәрү технологиясен эшкәртү буенча бөтенроссия тренировка чарасы узды. Тестлаштыру  Казанның Совет районы 8 нче гимназиясендә урнашкан 6001 нче ПЭ базасында узды.

Чараның төп бурычы Linux операцион системасында БДИ уздыру өчен программа белән тәэмин ителешне тикшерү. Тренировка укучылар катнашыннан башка узды һәм алдагы сынау кампаниясенә техник әзерләнү булды.

Күнегүләр чарасында ППЭ оештыручылар, техник белгечләр, дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

Мондый күнегүләр бөтен Россия буенча уза һәм 2026 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекнең мөһим этабы булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International