Ике укучы «Наука и вдохновение Антарктиды» бөтенроссия фәнни һәм иҗат эшләре конкурсында җиңү яуладылар. Алар - Югары Ослан районының Рус Макыл авылыннан Анна Тихонова һәм Красноярск краеның Боготол авылыннан Антон Обершов.
Алар февральдә фәнни фильм төшерү өчен, хыялланырга гына мөмкин булган сәяхәткә, Көньяк континентка бару өчен сумкалар тутыра башладылар. Аларны «Элси» җилкәнле шхунада гид, журналист һәм язучы, Рус география җәмгыяте әгъзасы Марина Клочкова озата барачак. Ул Җирдәге иң давыллы урынны- 21 тапкыр Дрейк бугазын узган. Бу хакта Рус географик җәмгыятенең Новосибирск төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.