Татарстанда рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

23-27 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Интеллектуаль ярышта Татарстан Республикасының 38 муниципаль берәмлегеннән 9-11 сыйныфларда белем алучы 440 укучысы катнашты.

Олимпиада бер турда үткәрелде һәм 3 сәгать дәвам итте. Эшләрне  филология фәннәре докторы, профессор Ирина Валерьевна Ерофеева рәислегендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты вәкилләреннән торган компетентлы жюри бәяләде.

Анда Кама Тамагы, Арча, Азнакай, Югары Ослан, Чистай, Актаныш, Буа, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Яшел Үзән районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән җиңүчеләр билгеләнде. Республиканың 28 муниципаль районыннан мәктәп укучылары призерлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International