Чирмешән районында «Ел укытучысы - 2026» конкурсының зона этабы старт алды

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнварда Чирмешәндә «Ел укытучысы - 2026» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларының зона этабы ачылды. Чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының “Укытучылар һәм остазлар” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Ярышта Татарстан Республикасының 9 районы вәкилләре катнаша: Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Ютазы һәм Чирмешән. Бу районнарның иң яхшы укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын һәм тәҗрибәләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International