2026 елның 20сеннән 28 гыйнварга кадәр “Дуслык” базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары арасында математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
Олимпиада 1 турдан тора. Әлеге тур 5 математик мәсьәләне чишүне үз эченә ала.
Әгерҗе, Актаныш, Арча, Бөгелмә, Балтач, Яшел Үзән, Чистай районнары укучылары җиңүчеләр, 37 муниципаль районыннан мәктәп укучылары призерлар булды.