Итальян һәм кытай телләрен иң яхшы белүчеләр билгеле булды

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

2026 елның 26-27 гыйнварында бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары арасында итальян теле буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы уздырылды.

Әлеге олимпиадада республиканың 3 муниципаль берәмлегеннән 19 белем бирү оешмасы катнашты.

Итальян теле буенча олимпиада 2 турдан тора. Беренче язма тур, аның озынлыгы - 3 сәгать Икенче тур - телдән.

2026 елның 26-28 гыйнварында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары арасында кытай теле буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы уздырылды. Әлеге олимпиадада республиканың 3 муниципаль берәмлегеннән 113 укучы катнашты.

Жюри составында КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты вәкилләре эшли.

Казан (23), Чаллы (5), Түбән Кама (16), Әлмәт (3), Югары Ослан (3), Менделеевск (1), Питрәч (1) районнары укучылары җиңүче һәм призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International