Түбән Камада 1 нче гимназияне капиталь төзекләндерүгә керештеләр

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә капиталь ремонт башланды. Хәзерге вакытта эшләр11%ка үтәлгән.

 Гагарин урамында урнашкан элеге бинаның гомуми мәйданы 6885 кв. метр. Капиталь ремонттан тыш, биредә территорияне төзекләндерәчәкләр, яңа җиһазлар урнаштырачаклар.

Хәзер эшчеләр гимназия биналарында демонтаж эшләрен тәмамлыйлар, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация һәм электр белән тәэмин итү системаларын ремонтлыйлар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International