КНИТУ-КАИ уйлап табуга 2025 елда бирелгән гаризалар саны буенча Россиянең иң актив югары уку йортлары дүртлегенә керде.
Бүген Россия югары уку йортлары Россиянең фәнни-техник үсешенә зур өлеш кертә һәм актив инноваторлар булып тора: университетлардан һәм фәнни оешмалардан гаризалар өлеше гомуми санның 40%тан артыгын тәшкил итә, дип билгеләп үтелә Роспатент хәбәрендә.
Тикшеренүнең максаты - фәнни тикшеренүләр һәм яңа технологияләр эшләү белән актив шөгыльләнүче уку йортларын ачыклау. Россиянең унөч югары уку йортының югары патент активлыгы билгеләп үтелә.