Татарстанда җиңү яулаган укытучылар эшли торган мәктәп һәм көллиятләрнең директорларын бүләкли башлаячаклар

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Татарстанда , 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика конкурсында җиңү яулаган укытучылары булган мәгариф оешмалары җитәкчеләренә  30 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган премия  кертергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Премияләр түләүгә акчалар 2026 елга Татарстан бюджетына салынды.

Ярдәм чаралары башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә кагылачак. Түләүләр кертү идарә командаларына ярдәм итүгә, иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне таратуга һәм республикада белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International