Менделеевскта үтәчәк химия олимпиадасының финалына укучылар илнең 20 төбәгеннән киләчәк

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Менделеевскида химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев токымы» олимпиадасының финал этабы 28 февральдән 3 мартка кадәр узачак. Анда илнең 20 төбәгеннән 70тән артык укучы катнашыр дип көтелә.

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, олимпиада белән  кызыксыну  һәр елны арта,  гаризалар саны буенча да, катнашучыларның географиясе буенча да.

Олимпиада Мендеелевскта  инде өченче тапкыр узачак. Ул Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән «Менделеев токымы» химия лицеенда узачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International