Минзәлә тәрбиячесе «Россиянең ел методисты» беренче Бөтенроссия конкурсы призеры булды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28 гыйнварда Мәскәүдә педагогик хезмәткәрләр өчен  “Россиянең  ел методисты” беренче Бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды. Конкурста илнең 82 төбәгеннән 1800 педагог катнашты. Финалда Татарстан Республикасыннан Минзәлә шәһәренең “Зоренька” 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе  Анастасия Владимировна Чекардова  катнашты.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Анастасия Владимировна, югары профессионализм, методик эшкә инновацион якын килүне һәм заманча белем бирү тенденцияләрен тирәнтен аңлауны күрсәтеп, призерлар исемлегенә керде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International