Татарстан Республикасы Луганск Халык Республикасының шефллыкка алынган шәһәрләре - Лисичанск һәм Рубежный мәгариф учреждениеләренә уку дәреслекләрен тапшырды. Мәктәпләргә укытуның барлык дәрәҗәләре өчен дәреслек комплектлары килде - башлангыч мәктәптән алып чыгарылыш сыйныфларга кадәр, шулай ук, предметларны тирәнтен өйрәнү өчен материаллар да тибәрелде.
ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков 2 нче номерлы Рубежный урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Мәктәп директоры Ирина Дубовик белән бергә ул Татарстаннан китерелгән уку-укыту әдәбияты белән танышты.
Ирина Дубовик билгеләп үткәнчә, яңа әдәбият мәктәп өчен бик зур ярдәм булды.
«Без Татарстан Республикасына һәм безнең проблемаларга битараф булмаган һәм ярдәм иткән барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәтле. Бу безнең балаларыбызның киләчәгенә һәм аларның көндәшлеккә сәләтлелегенә керткән зур өлеш", - дип ассызыклады мәктәп директоры.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча