Татарстанның 35 мәктәбендә агротехнологик сыйныфлар ачачаклар

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Татарстанда быел 16 районның 35 мәктәбендә агротехнологик сыйныфлар ачу планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXVI съездында хәбәр итте.

Проект кысаларында мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары һәм булачак эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге оештырылды. Узган ел башыннан яңа агротехсыйныфлар 14 районның 20 мәктәбендә ачылды, дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Быел аларны Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнары мәктәпләрендә ачу планлаштырыла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International