«Научный прорыв. Фәнни алга китеш» премиясе лауреатларын 11 февральдә бүләкләнәчәк

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Бүләкләү тантанасы Б.Рамиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Конкурста җиңүчеләргә 500 мең сум акчалата премия тапшырылачак.

Лауреатларны ун номинациядә билгелиләр: «Фәндә цифрлаштыру»,

«Перспектива», «Галим-мәгърифәтче», «Иң яхшы галим», «Иң яхшы фәнни остаз» һ.б.лар.

Моннан тыш, «Татарстан Республикасында фәнне үстерү» күргәзмәсе эшләячәк. Шул ук көнне Казан дәүләт мәдәният институтында Россия фәне көненә багышланган концерт узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International