Сергей Кравцов: Төбәкләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча яңа мәктәпләрне вакытыннан алда төзи

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, шулай ук гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзү буенча штаб утырышын уздырды. Чарада 2025 елга нәтиҗә ясадылар һәм алдагы планнар турында фикер алыштылар.

Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт программасы буенча 6,5 меңнән артык мәктәп яңартылган. 2025 елда программа  киңәйтелгән, урта һөнәри белем бирү оешмасында узган ел 82 объект тапшырылган.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, 2025 елда төбәкләр белән берлектә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләр төзү һәм ремонтлау буенча зур эш башкарылган.

Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 2026 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары 70  мәктәп, өч балалар бакчасы тапшырырга, 1 109 мәктәпкә, 350 балалар бакчасына һәм 270 көллияткә капиталь ремонт ясарга тиеш.

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International