Пектин азык-төлек һәм фармацевтика сәнәгатендә киң кулланыла. Тикшеренүчеләр аның нигезендә калий һәм натрий кобальт-полигалактуронатын, шулай ук аларның 1:1 нисбәтендә фармакологик композициясен синтезлаганнар. Барлык алынган матдәләр дә суда яхшы эри, бу биоүтемлелек һәм алга таба медицинада куллану өчен мөһим.
Лаборатор сынаулар күрсәткәнчә, яңа кушылмалар үпкә, сөт бизе һәм аналык муентыгы яман шеше күзәнәкләренең үсешен туктата. Шул ук вакытта кешенең нормаль күзәнәкләренә аның токсик тәэсире минималь.
Авторлар ассызыклавынча, алынган кушылмалар "әзер дару" түгел, ләкин табигый полисахаридлар нигезендә яңа шешкә каршы препаратлар булдыру өчен потенциаль платформа булып тора.