Түбән Кама укучылары фронт өчен гуманитар ярдәм җыйдылар

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Түбән Каманың 32 нче гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән чираттагы акция башланды. Алар хәрбиләр өчен даими рәвештә гуманитар ярдәм җыя.  Фронт линиясендәге хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү гимназия эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Акциягә беренчеләрдән булып җиденче сыйныф укучылары кушылды. Технология дәресендә 7А сыйныфы укучылары сугышчыларга сохари әзерли башлаганнар.  Сохари әзерләүдә аларга  актив өлкәннәр дә кушылган.

7Г сыйныфында коры душ  ясау буенча мастер-класс узды. "Добрые сердца" төркеме волонтеры укучыларга аны  ничек кулланулары һәм фронтта ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

Гимназиядә билгеләп үтүләренчә, мондый акцияләр биредә даими уза.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International