СИБУР экосукмагы Казан мәктәп укучылары өчен популяр мәгариф киңлекләренең берсенә әверелде. Биредә ачылганнан бирле Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы мәктәпләрнең меңнән артык укучы булган. Биология дәресләре ачык һавада ел әйләнәсе уза: программалар сезонга һәм яшькә карап җайлаштырылган, шуңа күрә танып белү экскурсияләре кышын да дәвам итә.
Чираттагы дәрес 182 нче номерлы политехник лицейның СИБУР-сыйныф укучылары өчен узды. Экскурсия барышында алар кышлаучы флора һәм фауна үзенчәлекләре белән таныштылар һәм биология буенча Бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен практикада тикшерделәр.
Экскурсовод Нәфис Мөхәммәтгалиев кышкы форматның балалар өчен аеруча кыйммәтле булуын билгеләп үтте. Күпчелек мәктәп укучылары өчен бу беренче тәҗрибә булды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча