Казанда гимназия укучылары һәм "Ак Барс" спортчылары арасында хоккей турниры узды

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Казанда 6 нчы гимназиянең хоккей мәйданчыгында дусларча турнир узды. Мәктәп командасы белән бергә "Ак Барс" хоккей клубы спортчылары бозга  чыкты.

Уеннарны карарага  “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов, яшь спортчыларның әти-әниләре һәм сыйныфташлары килде.

Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, татарстанлылар өчен хоккей - иң яраткан спорт төрләренең берсе.

"Бердәм Россия" матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International