Татарстан 11-14 яшьлек яшүсмерләр өчен янгын сүндерү-коткару спорты буенча масштаблы проект башлап җибәрә

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Быел янгын сүндерү-коткару спорты оешуга 89 ел  тула. Профессионаллар өчен гамәли дисциплинадан ул динамик бөтенроссия һәм халыкара спорт төренә әверелде. Бу уникаль юнәлеш, чемпионнарны тәрбияләү генә түгел, балаларда сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен һәм  гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыра, команда рухын үстерә һәм булачак һөнәрне сайлауда ярдәм итә.

Проектның асылы - 11-14 яшьлек яшь спортчыларга старт бирү. Моның өчен республиканың куәтле инфраструктурасы: Казан, Әлмәт һәм Түбән Камада махсус ябык манежлар, профессиональ җиһазлар һәм тәҗрибәле тренерлар җәлеп ителәчәк.

11 яшьтән 14 яшькә кадәрге кызлар һәм яшүсмерләр арасында күнегүләр һәм ярышлар оештыру турында расланган нигезләмә белән сайтта https://vdpo.tatar/contests/qrBifrNWPg сылтамасы буенча таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International