27 гыйнварда Яр Чаллының «Притяжение» 57 нче гимназиясендә «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыруга багышланган республика семинары узды. Чарада Татарстан Республикасының ун районыннан килгән 60тан артык укытучы, директорлар һәм методистлар катнашты.
Проект кысаларында грант җиңүчеләре - 26 нчы гимназия, 37 нче мәктәп һәм "Притяжение" 57 нче гимназия вәкилләре математика һәм физиканы популярлаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаштылар.
Семинарда катнашучылар шәһәрнең төрле мәктәпләрендә укучылар тарафыннан төзелгән проект эшләре һәм математик уеннар күргәзмәләрендә, әйдәп баручы математика, физика һәм информатика укытучылары үткәргән ачык дәресләрдә булдылар.