Казан мәктәпләре көчле кар яву аркасында дистанцион укытуны дәвам итәләр

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Дүшәмбе, 2 февральдә, Казан гомуми белем бирү мәктәпләре дистанцион һәм электрон форматта эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бу  карар көчле кар яву дәвам итү һәм «Буран» планы гамәлдә булу сәбәпле кабул ителгән.   Өйдә калдыру мөмкинлеге булмаган  ата-аналарның  балалары өчен дежур төркемнәр эшләячәк.

Музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында дәресләр, шулай ук мәдәният йортларындагы чаралар үткәрелмәячәк.

Моннан тыш, эш бирүчеләргә мөмкин булганда хезмәткәрләрен дистанцион эш режимына күчерергә киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International