2026 елда Татарстанда 170 мәгариф объектын капиталь ремонтлауга 10,5 млрд сум акча тотылачак

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

2026 елда 170 мәгариф объектына капиталь ремонт ясалачак , ремонт өчен  10,5 млрд сум тотылачак . Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтте.

Республиканың 8 муниципаль районында урнашкан 9 мәктәпкә капиталь ремонт эшләре башланган инде. Барлык эшләр 8 программа кысаларында башкарыла. Алар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә. Әлеге программаларга 63 мәктәп һәм балалар йортлары, 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 8 ресурс үзәге һәм 8 тулай торак кертелгән.

Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын ремонтлау хәзерге вакытка 13%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада республиканың Тукай районында объектта эшләр  тәмамланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International