«Добрые сердца» төркеме волонтерлары гуманитар ярдәм җыю һәм Түбән Кама халкын махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә тарту эшен дәвам итә. Чираттагы мастер-класс Химиклар урамындагы ярдәм пунктында узды. 18 нче коррекцион мәктәпнең 6 "А" сыйныф укучылары беренче тапкыр коры душ әзерләделәр.
Волонтерлар укучыларга коры душ һәм хәрбиләр өчен аның әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар өчен бу беренче тәҗрибә булды.
Укучылар эш процессына тиз төшенделәр һәм зур тырышлык белән эшләделәр.