Татарстан Республикасының 2 меңнән артык укучысы ике ел эчендә эшче һөнәрләргә өйрәтү узачак

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Татарстанда укучыларны эшче һөнәрләргә өйрәтү буенча республика проекты эшли башлады. Ике ел эчендә 2030 укучы һөнәр  алу турында таныклык алачак. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

Мөҗипов сүзләренчә, һөнәри белем бирү программаларын бу елның сентябренә кадәр 1,1 меңнән артык укучы, 2027 елның сентябренә кадәр - 845 укучы үзләштерәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International