Татарстанда ОГЭ тапшырмаган 9нчы сыйныф укучыларын 23 көллияткә укырга кабул итәчәкләр

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

ОГЭ тапшырмаган  9нчы  сыйныф укучылары яңа федераль закон буенча көллиятләрдә һәм техникумнарда укый алачак. Татарстанда 23 урта һөнәри белем бирү учреждениесе билгеләнде, алар тугызынчы сыйныф укучыларын аттестатсыз кабул итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

Мөҗипов республикада алар  үзләштерә ала торган 31 һөнәр билгеләнүен әйтте. Ике имтихан  тапшыру эксперименты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты максатларына туры килә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International