Студентларга дәүләт ярдәме чараларының берсе булып социаль стипендия тора. Татарстанда кемнәр аңа дәгъва кыла ала- "Татар-информ" материалында.
Дәүләт социаль стипендиясе өлгерешләренә бәйсез рәвештә, бюджет нигезендә белем алуның көндезге формасында укучы студентларга бирелә. Алар арасында ятимнәр һәм ата-анасыз калган затлар, уку вакытында ата-анасын яисә бердәнбер анысын(атасын) югалткан укучылар, балачактан сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук I һәм II төркем инвалид балалар, хәрби хезмәт узу яки анда алынган авырулар нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән студентлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, контракт буенча кимендә өч ел хезмәт иткән һ.б. лар.
Югары социаль стипендия ташламалы категорияләргә караган бик яхшы яисә яхшы өлгерешле студентларга, 20 яшькә кадәрге студентларга, әгәр бердәнбер ата-ана I төркем инвалид булса, бирелә .
Рәсмиләштерү өчен университетның тиешле бүлегенә (деканатка, профкомга яисә социаль эш бүлегенә) мөрәҗәгать итәргә кирәк.