Татарстанда ике имтихан биреп укырга керү өчен тәҗрибә буларак 40 һөнәр билгеләнде

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Татарстан быел дүрт урынына ике фәннән имтихан  тапшыру буенча экспериментта катнаша. Республикада 51 көллияттә 40 белгечлек билгеләнгән, аларга тугызынчы сыйныф укучылары ике имтихан нәтиҗәләре буенча укырга керә ала. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

Мөҗипов сүзләренчә, эксперимент өчен һөнәрләр хезмәт базары ихтыяҗларыннан чыгып билгеләнде. «Без аларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән иң дефицит һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге белән чагыштырдык. Бу  "Россиядә эш" порталында булган иң кирәкле һөнәрләр, эш бирүчеләр позициясен исәпкә алып эшләнде, - дип ачыклык кертте ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International