Идел буе спорт һәм туризм университеты студентлары һәм хезмәткәрләре «Буран» шәһәр планына кушылды һәм алар югары уку йорты территориясен кардан чистартырга ярдәм итәләр.
Бу көннәрдә кар бик күп яуды, шуңа университет коллективы кар чистартырга чыкты. Карар бигрәк тә Казан мэры Илсур Метшин "Буран" планын озайту турында игълан иткәннән соң актуаль булды - көчле салкыннар килгәнче шәһәрне кардан арындырырга кирәк.
Уку йортының студентлар һәм укытучылары бу эштән читтә калмадылар, университет территориясен чистартырга чыктылар.