Чаллының өстәмә белем бирү хезмәткәрләре «кеше тәрбияләргә» мөмкин

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

«Адымнар-Чаллы» 59 нчы гимназиясендә «Кеше тәрбияләү - 2026» бөтенроссия педагогик осталык конкурсының финалы тәмамланды. Финалда урта белем бирү мәктәпләреннән сигез  укытучы катнашты ( №15, 19, 38, 42, 54, 55 һәм 62мәктәпләрдән). 

Аларга ике сынау узарга кирәк иде: «Халык алдында чыгыш ясау» һәм «Педагогик риторика». Җиңүчеләрне Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәкыйз Кашапов тәбрикләде.

“Шәһәрнең иң яхшы сыйныф җитәкчесе” исеменә 54 нче гимназия укытучысы Эльмира Сабирҗанова лаек булды. Икенче урында 42 нче мәктәп педагогы Николай Прокопьев. Өченче урында - 15 нче урта белем бирү мәктәбеннән Ольга Киршина һәм 62 нче мәгариф үзәгеннән Радиф Билалова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International