Мәгариф министрлыгы үзенең карамагындагы югары уку йортларына кабул итү өчен 2026/27 уку елына БДИның минималь балларын билгеләде. Ведомствоның 2025 елның 08.12.929 номерлы боерыгы 2026 елның 2 февралендә үз көченә керә.
Педагогик югары ук йортларына документлар тапшырырга җыенган абитуриентлар өчен БДИ баллары түбәндәгечә:
рус теле, җәмгыять белеме - 42,
профильле математика, физика, әдәбият, география - 40,
биология, химия - 39,
тарих - 38,
чит тел - 35.