"Яшь журналист мәктәбе" гаризаларны 18 февральгә кадәр кабул итә

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Журналистика , медиасфера, блогинг белән кызыксынучы һәм бу юнәлешләрдә үсәргә теләүче  12- 17 яшьлек балалар "Яшь журналист мәктәбе" проектында катнаша ала. «Россия» Милли үзәгенең рәсми сайтында гаризалар кабул итү 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Проектның партнеры - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы.

24 февральгә кадәр конкурсантлар эшенә экспертлар бәя бирәчәк, 25 февральдә сайлап алулар узган катнашучылар исемлеге бастырылачак. "Яшь журналист мәктәбе"нең беренче дәресе Мәскәүдә 1 мартта - Балалар телевидениесе һәм радиосы көнендә узачак.

Проектның төп бурычы - илнең мәгълүмати суверенитетын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк лаеклы кадрлар резервын формалаштыру.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International