Быел "Тоталь диктант" язу башкаласы Улан-Удэ

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Улан-Удэ "Тоталь диктант" башкаласы булды, конкурста  ул Псков, Обнинск һәм Читаны узып китте.

Акцияне оештыручылар хәбәр иткәнчә, диктант 18 апрельдә узачак. Ул Бурятия башкаласыннан онлайн-марафон трансляцияләнәчәк, текстны автор - язучы Алексей Варламов укыячак.

Быел "Тоталь диктант"язу  өчен мәйданчык булу хокукын алуга шәһәр координаторлары ярышты, алар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Узган ел аны "Сириус" федераль территориясе кабул итте. Моңа кадәр диктант башкалалары Владивосток, Таллин, Санкт-Петербург, Якутск, Ярославль, Түбән Тагил һәм Томск шәһәрләре  булган иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International