“Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 28-31 нче гыйнвар көннәрендә 4-8 нче сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Интеллектуаль ярышта Татарстан Республикасының 45 муниципаль районыннан 336 сәләтле укучы катнашты.
Инглиз телен иң яхшы белүчеләр исеменә Диана Кадыйрова (4 сыйныф, «Арчаның 2 нче мәктәбе»), Марианна Ким (3 сыйныф , «Казанның халыкара мәктәбе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы), Марк Кириллин (6 сыйныф , «КНИТУ-КАИ Инженерлык лицей-интернаты» ), Аслан Галәвов (7 сыйныф , Казанның Вахитов районының 12 нче мәктәбе һәм Амелия Тарасова (8 сыйныф, Совет районының «Лицей - инженерлык үзәге» ) лаек булдылар.
Республиканың 24 муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан 182 катнашучы призерлар булды.