Татарстанда җәмгыять белеме буенча олимпиадаларга йомгак ясалды

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында республика укучылары өчен берьюлы ике әһәмиятле интеллектуаль ярыш тәмамланды. 2026 елның 27 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы һәм җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Җиңү өчен Татарстанның 36 районыннан 416 укучысы көрәште.

Республика олимпиадасының йомгаклау этабында төп бүләкне Менделеевск районы укучысы яулады. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Саба, Питрәч һәм Тукай районнарыннан 60 укучы төбәк этабында җиңүче булды.  Призёр  дипломнары белән 96 катнашучы бүләкләнде.

Ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан фотоотчетны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://olimprocrt.ru/-region-po-obshestvoznaniyu-itogi/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International