Быел Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этапларында Татарстаннан 630 меңгә якын укучы катнашты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Хәзер төбәк этаплары башланды», - диде ул.
Узган ел республика укучылары Бөтенроссия олимпиадаларында 24 фән буенча 265 диплом алганнар. Татарстан җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидерлар бишлегенә керде, дип өстәде Һадиуллин.