Казанда пилотсыз очкычларның фәнни-җитештерү үзәген үстерүгә 2 млрд сум тотылачак

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Казанда пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген үстерүгә 2 млрд сум юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген булдыру турында карар кабул итте. Августта ул федераль бюджеттан  субсидия алуга сайлу узды. Республика ярдәме  белән бергә бу максатларга 2 млрд сум юнәлдереләчәк», - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International